Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Тәнзилә Галимуллинаның «Язмышым бүләге» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды

Чарага язучыларыбыз Гарифҗан Мөхәмәтшин, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина да килгән иде

3 май көнне Нөнәгәр мәдәният йортында авылыбыз горурлыгы булган Тәнзилә Галимуллинаның «Язмышым бүләге» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. 

Чарага кунаклар да байтак килгән иде, язучыларыбыз Гарифҗан Мөхәмәтшин, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина үзләренең фикерләрен әйтеп, яңа шытып килгән чирәм өстенә аяк баскан шигьри юлларына өмет чаткыларын сибеп, көч бирделәр дисәм дә ялгыш булмас мөгаен. Аларның күңелләре гел унҗидедә, йөрәкләре унсигездә әле.. үз шигырьләрен сөйләделәр, искитәрлек! Шагыйрь кешенең күңеле һәрвакыт яшь кала диләр, дөрестер менә монсы безгә тере мисал булды. Бию көе булса, алар биеп тә күрсәтә иде әле. Яшь шагыйрьне алар үз канат астына алдылар.

Район мәгариф өлкәсендә күп гомерләр хезмәт куючы Резидә Сәләхиевна, укытучысы Рәйсә Харисовна сүзләре, әйткән теләкләренә бездә кушылып, сөенеп утырдык. Көчле укытучылар тәрбиясе алып үскән кыз шул син, Тәнзилә. Сәләтеңне күреп сине үстергәннәре өчен, өлеше тигән укытучыларга, гаиләңә зур рәхмәт.

Балалар бакчасында тәрбияләгән тәрбияче Зарипова Фәния апа сөйләгәндә кабат балачакка кайтып килдек. Тәмле итеп тә сөйли инде Фәния апа. Соклангыч, искиткеч шәхес!!! «Хезмәт» газетасы журналисты Зөлфия Шакированың шушы яшь кызны зурлап килүе, безнең өчен дә дәрәҗә. Димәк яшь талантларны күрәләр, аларга алга барырга юл күрсәтәләр, ярдәм итәләр дигән сүз.
Классташың Фирүзәа Гатиятуллина ерак дип тормаган, Балтачтан килгән!! Нинди теләкләр җиткерде үзеңә, мондый дуслар булганга сөенергә генә кала!!! Гомерлек булсын дуслык җепләре өзелмәсен!

#Әниләрмарафоны җитәкчесе Динара Әхмәтнең Казаннан гаиләсе белән кайтуы гына ни тора!! Бу безнең өчен дә горурлык, чөнки без барыбыз да #Әниләрмарафоны проектында катнашучылар. 

Җырчы егетләребез Рәдис Гыйлманов, Фариз Гомәров, Чепья авылыннан килгән Булат Нәҗипов кичәбезне тагын да баеттылар.

Әнисе Рашидә апаның сәхнәгә менүе үзе бер горурлык. Әни кеше, баласына гомер бирүче генә түгел, яшәү дәверендә терәк, көч бирүче фәрештә бит ул. «Җәннәт әниләрнең аяк астында!» — дип тикмәгә генә әйтмиләр. Син бик тә бәхетле әле, әниең яныңда! Моннан да зур бәхет бар микән ул дөньяда!!! Шатлыклы күз яшьләренә сыйган серлелекне сез икегез генә күз карашларыгыздан аңлагансыздыр. Апаең Рәмзия ничек матур, тирәнгә кереп сөйләде синең шигыреңне. Гомергә туганчылыклы булып калыгыз. Әтиеңнең абыйсы Наил абыйның  өздереп гармун уйнап җырлаганын зал тып-тын булып тыңлады. Ул һәркемне яшьлеккә алып кайтты. 

Әниле-кызлы Зөлфия, Әлфинә Дәминовалар безне кабат үз җырлары белән сөендерделәр. Кечкенә Ундина Вәлиуллина Тәнзилә сүзләренә язылган җыр җырлады, Ильяс Кәлимуллин, Гыймадиева Чулпан, үз кызлары Самира, Диана, Ралина Галимуллиналар Тәнзиләнең шигырьләренә сулыш өреп җибәрделәр. Әйтерсең алар тере шигырьләр.. Чутай кызы Азалия, авылыбыз кызы Финзия синең шигыреңне тамашачыга менә дигән итеп сөйләп тапшырды!!

Нинди матур шигырьләр язгансың, алар барсы да халык күңлен бик тиз яулап алыр минемчә.. Мәдәният йорты җитәкчесе, абыеңның тормыш иптәше Гүзәл белән китапханәче Зөлфиянең һәр сүзләре сиңа аталып, багышлап әйтүләре, сөйләүләре таң калырлык, бик матур эчтәлекле итеп язганнар.

Зөлфидә Тләкова,

Нөнәгәр авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев