Татарстанлыларга «Тоталь диктант» та Пушкинның балачагы турында текст тәкъдим итәчәкләр
Диктантны язуда теләгән һәркем катнаша алачак. Теркәлү диктантка кадәр 10 көн кала (8 апрельдә) сайтта ачылачак
Татарстанлылар 18 апрельдә республиканың барлык торак пунктларында диярлек узачак «Тоталь диктант» халыкара агарту акциясендә катнашып үзләренең грамоталылыгын тикшерә алачаклар – 1000нән артык мәйданчык оештыру планлаштырыла.
Быел акциядә катнашучыларга язучы-прозаик, публицист һәм XX гасыр рус әдәбиятын өйрәнүче, филология фәннәре докторы, «Зур китап» премиясе лауреаты, А.М. Горький исемендәге әдәбият институты ректоры Алексей Варламовның текстын язарга туры киләчәк. Ул Александр Сергеевич Пушкинның аз билгеле булган балачагына багышланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Акция алдыннан Казан халкы һәм кунаклары диктант уздыруга ике атна кала башланачак өч дәрестән торган әзерлек курсларына йөри алачак. Алар турындагы мәгълүматны Казандагы «Тоталь диктант» социаль челтәрләрендә укырга мөмкин. Курслар шулай ук онлайн-форматта «Тоталь диктант» рәсми төркемендә уздырыла. Трансляция һәр чәршәмбе 19:00 дә «VK Видео» платформасында узачак.
Диктантны язуда теләгән һәркем катнаша алачак. Теркәлү диктантка кадәр 10 көн кала (8 апрельдә) сайтта ачылачак.
Катнашуга шулай ук 1-8 сыйныф укучылары да чакырыла, алар диктант язмаячак – алар өчен рус теле буенча интерактив биремнәр әзерләячәкләр. Мәйданчыклар турында 8 апрельдә билгеле булачак.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев