Түбән Кенә авылы мәдәният йортында «Талантларны барлар чак» районара ачык конкурс-фестивале узды (фото)
Мәдәният

Түбән Кенә авылы мәдәният йортында «Талантларны барлар чак» районара ачык конкурс-фестивале узды (фото)

Бүген Түбән Кенә авылы мәдәният йортында Римма Ибраһимова исемендәге «Талантларны барлар чак» районара ачык конкурс-фестиваленә районыбыз һәм ут күршебез Арча районы мәктәпләре укучылары җыелды.

140 конкурсантка иртәнге сәгать 9дан әлеге минутларга кадәр төрле номинацияләрдә көч сынашып, үзләренең осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Нәфис сүз, татар халык җыры, композиторлар әсәрләре, вокаль ансамбль, фольклор (җырлы-биюле композиция) юнәлешләрендә бик оста чыгыш ясаган балалар гала-концертка эләгеп, кичен мәртәбәле жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгели.
Калган 89 фото биредә урнаштырылды: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

250

Нет комментариев