Теләче районында Театраль Сабантуй узачак
Мәдәният

Теләче районында Театраль Сабантуй узачак

17 нче август, 11:00 сәгатьтә, Теләче районы Сабантуй мәйданында XII Театраль Сабантуй узачак.

Сәнгать әһелләре кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш кебек традицион уеннар белән беррәттән, бию марафоны, эстафета кебек үзенчәлекле ярышларда көч сынашачак.

Оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Теләче районы хакимияте.    

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26128


Нет комментариев