Түбәтәем, калфагым..,  –  Карадуганда милләт зыялылары үсә
Мәдәният

Түбәтәем, калфагым.., – Карадуганда милләт зыялылары үсә

Карадуган балалар бакчасы халык бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерә

Карадуган балалар бакчасында милли төсмерне чагылдыру өчен шундый тәртип кертелгән: бәйрәмнәргә һәр бала үзенең түбәтәе, калфагы белән килә. Сокланмый мөмкин түгел, балалар тәрбиясен милли рухта алып баручы Карадуган балалар бакчасы сабыйлары фольклор аша халкыбызның моңлы телен, рухи-әхлакый йөзен, тормышын, яшәү рәвешен бүгенге көнгә җиткерә. Татар халкының гына түгел, төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын да яңарталар. 

Милли рух белән бергә әхлак тәрбиясе дә билгеле бер тәртиптә алып барыла. Боларга хезмәт тәрбиясе дә өстәлә. Рәхмәт тәрбиячеләргә, эзләнәләр-табалар, идеяләр белдерәләр һәм башкарган хезмәтләрен җиренә җиткереп бәян дә итә беләләр. 

Быел бакчага кырык биш ел булган

— Балалар бакчада, авылда үткәрелә торган төрле бәйрәмнәрдә катнашалар, аларның чыгышларын караган әти-әниләр, өлкәннәр сабыйларның уңышларын күреп сок-лана, горурлык хисләре кичерә. Үзебездә тупланган тәҗрибәне башка коллегаларыбыз белән дә уртак-лашабыз, балалар — алар милләтебезнең киләчәге, шуңа да халкыбыз бәйрәмнәрен, йолаларны, гореф-гадәтләрне балалар күңеленә җиткерү безнең өстә. Бу — милли тәрбиянең нигезе, — ди бакча мөдире Зөһрә Бәдретдинова.

Карадуганда милләт зыялылары үсә

Ясле балаларына бишек җырлары тыңлатып, зурракларына әкият укып йоклату гадәти хәл биредә. Балалар гаджетларга гына багынып яшәмәсеннәр, китапларга, милли моңнарга да якынайсыннар дигән фикерне алга сөрә алар. Бакчаның милли бизәкле диварларыннан ук милли хисләр бөркелеп тора, әти-әниләр өчен эчтәлекле, матур канатлы сүзләр дә язылган. Мондый миллилек элек-электән, моңарчы эшләгән хезмәт коллективларыннан бирле саклана килә.

Быел бакчага кырык биш ел булган, шул нисбәттән кемнәр балалар тәрбиясенә лаеклы өлеш керткән, барысын да чакырып кунак иткәннәр, хөрмәт белдергәннәр, беренче чыгарылыш балалары да килгән, хәзер инде аларга да илле яшьләр тирәсе икән. Миллилекне шул дәрәҗәдә алга сөрәләр, мастер-класслар, очрашулар, башка төрле чаралар бик тә матур милли бизәкле бүлмәдә үтә.

Бакчада тугыз түгәрәк эшли, аларның барысы да бушлай. Аэробика, инглиз, рус телләре, шашка, нейропсихология, фольклор, «Оста куллар» һәм башка түгәрәкләренә бакчага килүче Карадуган, Кенә, Кенәбаш, Хәсәншәех, Арбаш, Таузар, Шубан, Балтач балалары бик теләп йөриләр. Мәсәлән, тәрбиячеләр әти-әниләр рөхсәте белән «Оста кулда һөнәр бар», «Серле энә» түгәрәкләре аша балаларны тегү, чигү, ыргак белән бәйләү, төймә тагу серләренә төшендерә. «Татар кызы, Татар егете» дигән милләтнең асыл сыйфатларын, уңганлыгын чагылдыра торган бәйгедә елның-елында беренче-икенче урыннардан төшмиләр.

«Балада туган телгә мәхәббәт — әнидән, эшкә әтидән күчә»

Карадуган балалар бакчасында һәр гаиләне бакча өчен зур терәк дип саныйлар. «Балада туган телгә мәхәббәт — әнидән, эшкә әтидән күчә, балалар бакчасы әнә шул мәхәббәт орлыклары шытым бирә торган урын ул», — ди Зөһрә Фәрит кызы. Район, респуб-лика семинарлары биредә — «Ак каен» дигән күңелгә рәхәт исемне йөрткән балалар бакчасында үткәндә оста куллы балаларның ничек шөгыльләнүләрен аермачык күрәбез.

Карадуганда милләт зыялылары үсә

Шунысын да әйтергә кирәк, биредәге коллектив килгән кунакларга башкарган хезмәтләрен күрсәтеп тә бетерә алмый хәтта, өстән-өстән генә үткән чаклары да хәйран, — өч өлешкә бүленгән музейлары гына да ни тора бит аларның! — һәр экспонаты саен фильм төшерерлек сюжет салынган, миллилекнең рухын гына түгел, борынгы чорларның исенә кадәр тоясың. Әби-бабалары, әти-әниләре уйнап үскән уенчыкларга исе-акылы китә балаларның, тотып-тотып карыйлар.

Тагын 1875 елгы калфакны гына алыйк. 34 ел биредә директор булып эшләгән Зөлфирә Фәсыйхова һәм кызы Зөһрәләр нәселенең кадерле ядкаре ул. Язучылар, балалар шагыйрьләре дә бик теләп килә бакчага, чөнки биредә шигърият аша туган телебезгә мәхәббәт очкыннары салынган.

«Ел тәрбиячесе — 2023» республика бәйгесендә җиңү яулаган Илһамия Васильева балаларда җырлы-биюле уеннар аша туган телгә, сәнгатькә мәхәббәт уята. «Карга боткасы», «Аулак өй», «Исем кушу», «Тула басу» уеннарын балалар аеруча да үз итә, тәрбия дә аларга шушындый уеннар аша күбрәк керә. Каз мамыгыннан мендәр тутыру йоласы алар өчен тагын да кызыклы, һәр бала мендәргә мамык алып килеп сала, аннан соң рәхәтләнеп тыпырдап чабата биюен дә биеп алырга мөмкиннәр. 

«Ак каен» балалар бакчасы тирәли ак каеннар үсә

«Ак каен» балалар бакчасы, әйткәнебезчә, 34 ел биредә җитәкчелек иткән, тәрбия өлкәсендә фәнни хезмәтләре белән танылган Зөлфирә Фәсхетдинова исеме белән тыгыз бәйле. Исемне дә әлеге бакчага Зөлфирә ханым үзе кушкан, Ак каен исә Зөлфирә ханымның өч буыннан килгән гаилә символы ул. Үз авылларында бабасы елга буенда каеннар үстергән, әтисе каен полосасы утыртып, авылдашларын сөендергән.

Карадуганда милләт зыялылары үсә

Ясле-бакча тирәсендә дә каен агачлары үсә, болары да Зөлфирә ханымның коллектив белән бергә утырткан агачлары. Менә шушы каенлыкларны бүгенге көндә дә бакча коллективы әти-әниләр белән берлектә өмә ясап, чистартып тора. Ул көнне каеннар арасында тәмле коймаклар пешә, чәй кайный.

Зөлфирә ханымның барлык идеяләре, тормышка ашып бетмәгән хыяллары, бар көчен куеп, намус белән башкарган хезмәтләре кызы Зөһрәгә күчте, әнисенә лаеклы алмаш булыр өчен Зөһрә Фәрит кызы бүгенге көндә тырышып хезмәт куя. Югары белем алуга ук Зөһрә әнисенең эшен дәвам итәр өчен туган ягына кайтты.

Карадуган балалар бакчасында бәйрәм булып, кунаклар килә калса, тәрбиячеләрнең һәммәсе дә бер төследән тегелгән ак якалы, фуксия төсендәге күлмәкләрен кия, калфакларын элә. Андый көннәрдә балалар тәрбияче апаларыннан күзләрен дә алмыйлар. Күңелне җәлеп иткән калфаклар, затлы күлмәкләр биредә эшләүче Әнисә Булатованың кул хезмәте икән, шулай ук түбәтәйләр, калфаклар да аның иҗат җимеше, бергәләшеп милли читекләр дә теккәннәр. 

Узган ел балалар бакчалары арасында өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» республикакүләм чемпионаты узды, биредә беренче категорияле тәрбияче Илүзә Хәсәнова балалар белән бергә катнашты һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе каршында проект яклап, бүләкләнеп кайтты.

Бакча коллективының ирешкән уңышлары бик күп, «Иң яхшы полилингваль балалар бакчасы» буларак ике тапкыр грант оттылар. Һәрбер хезмәтләре балалар күңеленә сеңә барып, ил-көнгә, чыннан да, милләт зыялылары үстерергә язсын аларга. Милләт зыялылары Карадуганда гына үсмәс әле, чөнки «Ак каен» балалар бакчасы тәрбиячеләренең югары уку йортлары белгечләре белән киңәшләшеп башкарган фәнни эшләре башка коллегалары, булачак тәрбиячеләр өчен дә гаять тә яхшы кулланма-методик ярдәм булып тора.


"Ак каен"

Нет комментариев