«Ватаным Татарстан» газетасы флешмоб башлап җибәрде
Мәдәният

«Ватаным Татарстан» газетасы флешмоб башлап җибәрде

«Туган тел» флешмобында теләгән һәркем катнаша ала.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Якынлашып килүче Халыкара туган тел көне уңаеннан «Ватаным Татарстан» газетасы флешмоб башлап җибәрде.

«Туган тел» флешмобында теләгән һәркем катнаша ала, дип яза басма.

Бәйгедә катнашу тәртибе:

1. Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен теләсә кайсы телдә укыганны видеога төшер.

2. Видеоны Инстанграм һәм ВК социаль челтәренә #тугантел һәм #ватанымтатарстан хештегы белән урнаштыр.

3. Якыннарыңны флешмобта катнашырга чакыр.

 

Фото: видеязмадан скриншот


Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы Флешмоб

Нет комментариев