Кичә Түбән Кенә авыл мәдәният йортында «Халык зур ул, моңлы ул...» дигән төбәкара ачык конкурс -фестиваль узды
Түбән Кенә авылында узган «Халык зур ул, моңлы ул...» исемле татар җырының сигезенче төбәкара ачык конкурс-фестиваленең иң зур бүләгенә – Гран-прига күрше Әтнә районының Бәрәскә урта мәктәбе укучысы Чулпан Шәвәлиева лаек булды.
Чулпан Марсель Галиевның Луиза Батыр-Болгари көенә иҗат ителгән «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын башкарды.
Нет комментариев