Инде хәбәр итүебезчә, район мәдәният йортында бүген “Созвездие-Йолдызлык”ның муниципаль этабы үтте.
Әлеге мәртәбәле бәйгедә катнашырга теләк белдерүче балалар саны елдан-ел арта. Жюрига да бик кыен. Чөнки йолдызлыкка үтәргә теләүчеләр елдан-ел үтемле чыгышлар белән киләләр. Бүген дә жюрига җиңелләрдән булмады, Балтач урта мәктәбе белән Балтач гимназиясе күп номерлар белән катнашты, әйтергә кирәк, аларның бөтенесе дә диярлек үз бәясен алырлык чыгышлар иде.
0
0
Нет комментариев