Үзәк китапханәдә Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан шигырь бәйрәме булды (фото)
Мәдәният

Үзәк китапханәдә Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан шигырь бәйрәме булды (фото)

12 февраль көнне үзәк китапханәдә нәфис сүз осталарының район бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 31 нәфис сүз остасы катнашты.

Катнашучыларның иң яшенә 9, иң өлкәненә 69 яшь иде. Нәфис сүз осталары бәйге шартларына туры китереп Г.Тукай шигырен һәм башка шагыйрьнең әсәрен башкардылар.
Бәйге нәтиҗәләре:

6 яшьтән-14 яшькә кадәр:
1 урын Газизуллин Кәрим - Борбаш авылы.
2 урын Рахматуллина Адина - Чепья авылы, Вахитова Дилия - Балтач бистәсе.
3 урын Нәҗипова Чулпан - Шешеңәр авылы, Гарифуллина Сөмбел - Куныр авылы.
14 яшьтән-24 яшькә кадәр:
1 урын Набиева Зилә - Смәел авылы, Байрамова Диана - Балтач бистәсе.
2 урын Асхатов Ильнур - Нөнәгәр авылы, Галимуллина Илвира - Пыжмара авылы.
3 урын Жукова Алеся - Чепья авылы.
24 яшьтән өлкәннәр:
1 урын Габделхакова Сәлимә - Яңгул авылы.
2 урын Алексеева Нәзирә - Югары Субаш авылы, Гарифҗанова Нурия - Балтач бистәсе.
3 урын Галиәхмәтова Ильмира - Кенәбаш авылы, Сибагатуллина Җәмилә - Салавыч авылы.
Кызыксындыру призлары:
Гафурова Гөлзилә - Алан авылы, Фёдорова Диана - Кече Лызи авылы.


250

Нет комментариев