1 сентябрьдән мәктәпләрдә тәртип өчен билге куела башлаячак
Мәгариф

1 сентябрьдән мәктәпләрдә тәртип өчен билге куела башлаячак

Эксперимент нәтиҗәләре буенча бәя бирүнең бердәм моделе каралачак, ул 1 сентябрьдән эшли башлаячак

Мәгариф министрлыгы 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр барлык укучыларның өчен үз-үзен тотышы өчен билге кертергә планлаштыра. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Министрлыкта моңа кадәр апробация барышында 1 нче сыйныфтан алып 8 нче сыйныфка кадәр генә бәя бирелүен ачыкладылар.

Эксперимент агымдагы уку елында башланып китте һәм җиде төбәктән 89 мәктәпне колачлады. Һәр мәктәп укучының тәртибен бәяләүнең өч вариантыннан берсен сайлаган: «зачет/незачет», өч баллы яки биш баллы шкала.

Эксперимент нәтиҗәләре буенча бәя бирүнең бердәм моделе каралачак, ул 1 сентябрьдән эшли башлаячак.

 


Нет комментариев