Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр тәрбияләү балалар бакчасының төп бурычларының берсе дип санала
Бистәбезнең 1нче балалар бакчасында Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр тәрбияләү балалар бакчасының төп бурычларының берсе дип санала. Ул — якын кешеләргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне үз эченә алган әхлакый тәрбия бирүнең бер бурычы.
Әлеге хәрби-спорт уены әти- әниләр белән берлектә узды. Уенның һәр этабы уйланылып, балаларга да әти- әниләргә дә кызыклы булырлык итеп оештырылды. Уен тәмамланып нәтиҗәләрне чыгарган арада ярышчыларыбыз тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
Яшь "аҗаган"чыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев