5нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме Үзәк китапханәдә кунакта
Балалар табигатебездә булган матур һәм тискәре күренешләргә үз фикерләрен белдерделәр
24 апрель көнне, Халыкара Җир көне кысаларында, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Табигать — гүзәллек дөньясы» дип исемләнгән тематик кичә үтте. Чарага 5нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар, аларның әти-әниләре, «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзалары катнашты.
Алар Җиребездә яшәүче тереклек ияләре турында төрледән-төрле кызыклы фактларны белделәр, «рекордсменнар» белән таныштылар. Балалар табигатебездә булган матур һәм тискәре күренешләргә үз фикерләрен белдерделәр. Үзләре дә «чүпләнгән аланны» чистартып, табигатьне сакларга кирәклеген аңлаттылар. Төрле уеннар аша балалар табигатьне аңларга, тоярга, өйрәнергә һәм сакларга кирәклекне төшенделәр, гүзәл табигатькә багышлап җырлар җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев