Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Әдилә белән Искәндәр җиңү арты җиңү яулый

Искәндәр белән Әдилә гыйнвар башында инглиз теле буенча «Олимпка юл» олимпиадасы призерлары булганнар иде инде

17-21 февраль көннәрендә  Казанда 9-11 сыйныф укучылары өчен инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.  

Салавыч күппрофильле лицееның 10 сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр (укытучысы: Хәбибуллина Венера Габдрахман кызы) һәм Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гайнетдинова Әдилә (укытучысы: Садикова Альбина Рәшит кызы) олимпиада призерлары булдылар.

Искәндәр белән Әдилә гыйнвар башында инглиз теле буенча «Олимпка юл» олимпиадасы призерлары булганнар иде инде. Укучыларны һәм аларның остазларын чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев