Чит телдә әкият уйнау балаларның үзләренә дә бик ошады, әти-әниләрнең дә күңелләре булды.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең инглиз теле түгәрәгенә йөрүче балалар бакчасы балалары спектакль куйды. Җитәкчеләре Эльвира ханым "Теремкәй" әкиятен әти-әниләргә дә күрсәтергә булды. Балалар инглиз телендә бик иркен сөйләшеп, үзләренә тапшырылган рольләрне тиешенчә башкарып чыктылар. Чит телдә әкият уйнау балаларның үзләренә дә бик ошады, әти-әниләрнең дә күңелләре булды. Әлеге түгәрәккә балалар бик теләп йөри, шуңа күрә түгәрәкнең дәвамлы булуын телибез.
Нет комментариев