"Каенкай"да җәйге көннәр берсеннән-берсе күңелле үтә.
Җәйге чорда балалар бакчасында дәресләр юк, димәк, бала бер әйбергә дә өйрәнми дип әйтүләре белән килешмим. Бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасында балаларның бер генә шөгыльсез торган көннәре дә юк. Суган җыю, саклау серләренә дә төшенәләр, чия җыеп, аннан нәрсәләр ясап буласын да өйрәнәләр. Кояш көне игълан итеп, аның турында шигырь-җыр өйрәнеп, рәсемнәр ясап мәш килделәр. Гомумән, тәрбиячеләребез Марина Муллагалиева белән Гөлзада Абдуллинадан өйрәнгән хезмәт күнекмәләренә сөенеп, өйгә кайткач та сөйләп туя алмыйлар. Шөкер, балаларыбызның көннәре кызыклы да, файдалы да үтә. Рәхмәт сезгә, тәрбиячеләребез.
Автор фотолары.
Нет комментариев