Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балаңны аттестатсыз калдырырга теләмәсәң, имтиханнан баш тартма!

Узган ел — 8, быел 7 укучы ОГЭ бирүдән баш тарткан

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2025 елда бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) һәм төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) бирү тәртипләре турында сөйләп узды. Шулай ук дүртенче сыйныфтан соң бирелә торган ВПРны да читтә калдырмады, аны да һәрбер бала эшләп чыгарга тиеш, дип белдерде. 

Министр елдан-ел үзенең туган телендә имтихан бирүче укучылар саны артуын ассызыклады. Шул ук вакытта министрны бик борчыган бер вәзгыять тә бар. Узган ел — 8, быел 7 укучы ОГЭ бирүдән баш тарткан. 2024 елда ике укучы бердәм дәүләт имтиханнары бирмәгән, быел исә андыйлар юк. — Болай булганда, 9 класстан соң аттестат бирелми, укучы унынчы сыйныфка да күчми, бүтән җиргә дә укырга керә алмый. Әти-әниләрнең балаларының киләчәген уйлап бетермәүләре бу. 9 ел укыган баланы аттестатсыз чыгарып җибәрәләр. Үзләре бит бу юлдан китмәгәннәр, укып аттестат алганнар, һөнәрле дә булганнар, ник соң алар балаларын бу мөмкинлектән мәхрүм итәләр? Эгоистлык бу!, — диде министр.

Ул шулай ук имтиханнар тапшыручыларга нинди киңәш бирер идегез дигән сорауга да җавап бирде: «Без гомер буе имтихан бирәбез. Имтихан бирә торган көнне уң аяктан атлап керү я булмаса белгән догаңны уку кебек эшләр тынычланып китәргә ярдәм итә.

Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен беренче сыйныфтан алып тырышып укырга кирәк. Әти-әниләр дә балаларын тынычландырырга, имтихан тормыштагы иң мөһим эш булмавын аңлатырга тиешләр. Имтихан дип тормыш ямен югалтырга кирәк түгел. Ләкин бүгенге көндә иң беренче чиратта әти-әниләрнең үзләрен тынычландырырга кирәк әле».

Хөрмәтле әти-әниләр, ниндидер имеш-мимешләргә ышанып, балагызны имтиханга кертүдән баш тартмагыз. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс дигән мәкальне истә тотып, балаларыбызга төп терәк-таяныч була белсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев