Балтач бистәсенең 3нче номерлы балалар бакчасында тәҗрибә уртаклаштылар
Чарада районыбыз балалар бакчаларының һәм Киров өлкәсе Малмыж шәһәрене «Светлячок» балалар бакчасының тәрбиячеләре катнашты
Балтач бистәсенең 3нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда креативлык, логик фикерләү һәм фәнни аңлауны үстерү максатында эксперимент алымын куллану» темасына региональ семинар узды.
Чарада районыбыз балалар бакчаларының һәм Киров өлкәсе Малмыж шәһәрене «Светлячок» балалар бакчасының тәрбиячеләре катнашты.
Семинарда 3нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре Гәрәева В.М., Гимадиева З.Н., Каюмова Г.Н., музыка җитәкчесе Ганиева Ф.Ф. ачык шөгыльләр, мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Тәрбияче Федорова С.А. прогулкада һәм режим моментларында балалар белән оештырылган эксперименталь эшчәнлекне, Киров өлкәсе Малмыж шәһәренең «Светлячок» балалар бакчасы тәрбиячесе Батуева С.Г. әти-әниләр катнашында уздырылган «Фән иленә сәяхәт» дип аталган проект эшчәнлеген презентацияләделәр. Киров өлкәсе Малмыж шәһәренең «Светлячок» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Файзрахманова Л.М. «Балаларда эзләнү күнекмәләрен тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек аша үстерү» дигән темага чыгыш ясады.
Семинар ахырында тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эксперименталь эшчәнлеген максатчан һәм нәтиҗәле оештыру юнәлешендәге сораулар буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев