Балалар районның табигать үзенчәлекләре, махсус сакланучы табигать территорияләре һәм табигать һәйкәлләре турындагы бик күп мәгълүмат туплады
«Балтач» дәүләт тыюлыгы белгече Айрат Хәйруллин «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән берлектә Чепья урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Кызыл китаплары, шулай ук туган як экологиясе турында сөйләделәр.
Балалар районның табигать үзенчәлекләре, махсус сакланучы табигать территорияләре һәм табигать һәйкәлләре турындагы бик күп мәгълүмат туплады. Дәрес барышында алар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.
Нет комментариев