Балтач гимназиясе укучылары республикакүләм фән олимпиадасы призерлары
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары республикакүләм фән олимпиадасы призерлары

Егетләрне һәм аларның остазлыры Чулпан Гарафиеваны җиңүләре белән котлыйбыз!

10-15 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә 8-10 сыйныф укучылары арасында Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне буенча республикакүләм фән олимпиадасы узды. 

Балтач гимназиясе укучылары Сәләхетдинов Самат (10 сыйныф), Филиппов Артём (9  сыйныф), Шәймөхәммәтов Булат (8 сыйныф) призерлар булып танылдылар.

Егетләрне һәм аларның остазлыры Чулпан Гарафиеваны җиңүләре белән котлыйбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев