Балтач гимназиясе укучылары төбәкара фәнни-гамәли конференциядә беренче урын яулады
Балаларыбыз Алсу Илдар кызы җитәкчелегендә сәхнә осталыгын үзләштереп кенә калмыйча, үз-үзләренә ышанырга да өйрәнделәр
Балтач гимназиясенең 2 а сыйныфы укучылары Туфан Миңнуллин исемендәге lll төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып беренче урын алып кайттылар.
«Балаларыбызның иҗади сәләтләрен ачуга керткән зур хезмәте өчен сыйныф җитәкчесе Алсу Илдар кызы Хәкимҗановага, гимназия коллективына чын күңелдән рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Балаларыбыз Алсу Илдар кызы җитәкчелегендә сәхнә осталыгын үзләштереп кенә калмыйча, үз-үзләренә ышанырга да өйрәнделәр. Сабырлыгыгыз һәм һөнәри осталыгыгыз алдында баш иябез. Шатлыклы хисләребезне райондашларыбыз белән дә уртаклашасы килә», дип хәбәр юллыйлар безгә Балтач гимназиясендә укучыларның әти-әниләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев