Балтач гимназиясенең 4 инженер сыйныфының чыгарылыш кичәсе узды
Укучылар инглиз телендә «Снежная королева» спектаклен тәкъдим иттеләр
22 май көнне Балтач гимназиясенең 4 инженер сыйныфының чыгарылыш кичәсе узды. Халикова Гөлмира Ирековна җитәкчелегендәге кичә югары дәрәҗәдә һәм җылы атмосферада үтте.
Чара башында укучыларның укудагы һәм иҗтимагый эшчәнлектәге уңышлары билгеләп үтелде.
Соңыннан укучылар инглиз телендә «Снежная королева» спектаклен тәкъдим иттеләр. Спектакль Ганс Христиана Андерсенның мәшһүр әкияте мотивлары буенча сәхнәләштерелгән иде. Укучыларның сәхнә осталыгы, инглиз телендәге чыгышлары һәм костюмнары тамашачыларга, әти-әниләргә зур тәэсир калдырды.
«Бу спектакль балаларның телне тирәнтен өйрәнүенә, иҗади сәләтләрен үстерүгә зур этәргеч булып тора. Һәр бала үзенең иҗади сәләтен, осталыгын төрле яклап ачты», – ди җитәкчеләре Миләүшә Йосыпова һәм Гөлмирә Халикова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев