Балтач мәдәният йорты гөрләп торды.  Нәрсә булды дисезме? (фото)
Мәгариф

Балтач мәдәният йорты гөрләп торды. Нәрсә булды дисезме? (фото)

Нәни артистлар тамашачыларны көлдерде дә, уйландырды да

3 май көнне Балтач мәдәният йорты гөрләп торды.  Нәрсә булды дисезме? Балтач 5 нче балалар бакчасының иҗат концерты булды.

Нәни артистлар тамашачыларны көлдерде дә, уйландырды да. Зал тулы тамашачы алкышларын кызганмады, рәхәтләнеп ял итте бу кичтә.

Шулай булмый ни?! Әле генә бакчага йөри башлаган нәниләрнең сары чебиләр  булып тавыкларын "күзләп кенә тору"лары бик күңелле тоелса, әти-әниләрнең дә бу концертта катнашырга теләк белдерүләре ямь өстенә ямь өстәде.

Алга таба да әлеге бакча коллективына иҗат уңышлары телибез.


бакча

Нет комментариев