Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач мәгарифенең өстенлекле юнәлешләре

Киңәшмә эше алдыннан 500дән артык мөгаллим төрле фән юнәлешләре буенча егерме секция утырышында яңа уку елы бурычларын барладылар.

Район мәдәният үзәгендә район җитәкчелеге, укытучылар, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина да катнашты. Пленар утырышка кадәр мөхтәрәм кунаклар дәүләт программасы кысаларында төзекләндерелгән, балалар бакчасын да үз канаты астына алган Шубан урта мәктәбендә булып, ремонт эшләренә яхшы бәя бирделәр; «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» дигән республика акциясендә катнаштылар (фоторәсемдә күрәсез) әлеге акция кысаларында әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы 18 беренче сыйныф укучысына мәктәп портфельләре тапшырылды, урыннарда 128 укучыга мәктәп кирәк-яраклары җыелмалары бирелде; район мәгарифенең бай эчтәлекле күргәзмәсен карадылар.


Утырышта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов «Балтач муниципаль районында бүгенге мәгарифтә өстенлекле кыйммәтләр» дигән төп доклад белән чыгыш ясады, фикер алышуларда Норма урта мәктәбе директоры Ләйсән Гатауллина «Патриотизм: кичә, бүген, иртәгә», Балтач бистәсенең 1 номерлы балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Хәйруллина «Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү — ныклы киләчәкнең нигезе», Мәгариф идарәсе методисты Гүзәл Нуриева «Балтач районында математика һәм табигать фәннәре буенча проектларны гамәлгә ашыру» дигән темалар белән катнашты. Балтач гимназиясе укучысы Сәйлән Нигъмәтҗанова онлайн вариантта укуда алдынгы булу серләре белән уртаклашты.

Энҗе Гыйззәтуллина Балтач районы мәга-рифенең җитәкчелек белән килешеп эшләү нәтиҗәсендә алга баруын, җиңүләргә ирешүен югары бәяләде, залдагы укытучыларны республика җитәкчелеге тарафыннан кертелгән уңай яңалыклар белән куандырды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин мәгариф хезмәткәрләренә «четерек-ле, мәшәкатьле хезмәтегез өчен олуг рәхмәтемне җиткерәм» диде, шул ук вакытта демографик прог-нозга, белемне дөрес итеп бәяләүгә, чит ил балаларына белем һәм тәрбия бирүгә, традицион тәрбияви кыйммәтләрнең сакланышына, республика программаларына һәм башка җитди темаларга тукталды.


Киңәшмә эшенә нәтиҗә ясалып, алда торган бурычлар ачыкланды, максатлар билгеләнеп, резолюция кабул ителде.


Ахырдан күркәм хезмәтләре белән дан казанган укытучыларны бүләкләү һәм яшь укытучыларны район мәгарифе сафларына кабул итү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф 1 сентябрь