Мәктәп музеенда хөрмәтле райондашыбызның тормыш һәм хезмәт юлын яктырткан аерым бер почмак бар.
Химик-технолог, техник фәннәр докторы , Татарстан Фәннәр академиясе академигы , ТАССРның атказанган химигы, РФнең мактаулы нефтехимигы, райондашыбыз Əхмәт Мазһар улы Мазһаров үзе укып чыккан Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе музеена шәхси орден-медальләрен бүләк иткән!
- Әхмәт Мазһар улы мәктәбебездә еш кунак була, районга кайткач мәктәпкә кермичә калмый. Үзенең лаеклы эшчәнлегенә багышланган экспозицияне әледән-әле тулыландырып торуы - безнең өчен дә зур дәрәҗә! - дип хәбәр итте мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.
Нет комментариев