Балтач мөгаллимнәре теплоходта ял итте
Мәгариф

Балтач мөгаллимнәре теплоходта ял итте

Биредәге матурлыкны сүз белән генә аңлатып булмый.

Республика профсоюзы һәм Балтач территориаль оешмасы ярдәмендә безнең район педагоглары 15-17 майда Казан-Түбән Новгород-Казан маршруты буенча теплоходта ял итте. 

Алар шәһәрләр буйлап экскурсиядә булдылар, табигать матурлыгына сокландылар, яңа танышлар таптылар.

 — Хәзерге круиз шул яктан уңайлы, өске палуба тулысы белән туристлар өчен тәгаенланган: биергә, үзара аралашырга, уң һәм сул як ярларны күзәтергә мөмкин. Андагы матурлыкны сүз белән генә аңлатып булмый,  — дип тәэсирләре белән уртаклаштылар районыбыз мөгаллимнәре.


теплоход

Нет комментариев