Балтач районында укучыларның «Беренче математика» олимпиадасы узды
Мәгариф

Балтач районында укучыларның «Беренче математика» олимпиадасы узды

Интеллектуаль бәйгедә 4-7 сыйныфлардан 211 укучы катнашты

Балтач районында укучыларның «Беренче математика» олимпиадасы узды. Берьюлы дүрт мәгариф оешмасында – Балтач урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Норма урта мәктәбе һәм Борбаш урта мәктәбендә олимпиадалар үткәрелде.

Ул «Школково» мәгариф платформасы һәм «Безнең мәгариф» белән партнерлыкта узды. Чараның төп максаты – математиканы һәм олимпиада хәрәкәтен популярлаштыру, балаларда предметка кызыксыну уяту, шулай ук аларны фәнни һәм фәнни‑тикшеренү эшчәнлегендә катнашырга этәрү.

Интеллектуаль бәйгедә 4-7 сыйныфлардан 211 укучы катнашты. Укучылар стандарт булмаган мәсьәләләрне чиштеләр, логиканы һәм математика белемнәрен яңа шартларда куллана белүләрен күрсәттеләр.

Олимпиада йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнде: Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар I, II һәм III дәрәҗә дипломнар, шулай ук истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
 


олимпиада

Нет комментариев