Балтач укучылары физика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасы  призерлары булды
Мәгариф

Балтач укучылары физика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасы призерлары булды

Укучыларны һәм аларның остазларын ихластан котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

14-16 гыйнвар көннәрендә Казанның «Дуслык» мәгариф-сәламәтләндерү комплексында физика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды.

Балтач районыннан алты укучы катнашты, һәрберсе призер булды.

Шакирҗанов Самат – Балтач урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, укытучысы Фәйзрахманов Гадил Габделнур улы; 
Гыйльметдинов Илназ – Б. Зыятдинов исемендәге Карадуван гимназиясенең 8 сыйныф укучысы, укытучысы Мәрданова Рәйхана Сәүбән кызы;
Гыйматдинова Камилә – Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы, укытучысы Нигаматҗанов Азат Әдвард улы; 
Гарипов Кәрим –  Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучысы, укытучысы Нигаматҗанов Азат Әдвард улы; 
Зәйнетдинов Илсур – Түнтәр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, укытучысы Ибраһимов Айзат Василевич; 
Васильев Станислав – Чепья урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, укытучысы Галиуллин Рифат Шаһидулла улы.

Укучыларны һәм аларның остазларын ихластан котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев