Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач укучылары - «Илһам» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре

Конкурс Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 600 дән артык мәктәп укучысын берләштергән, ә зона этапларында 300 гә якын яшь иҗатчының эшләре бәяләнгән

22 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Конкурс Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 600 дән артык мәктәп укучысын берләштергән, ә зона этапларында 300 гә якын яшь иҗатчының эшләре бәяләнгән.

Поэзия, проза, драматургия, журналистика, әдәби тәрҗемә номинацияләрендә Бөрбаш мәктәбенең 6нчы сыйныфы укучысы Сәләхиев Салават  1нче урын, Куныр мәктәбенең 9нчы сыйныфы укучысы Ваккасова Ралия,  Карадуган гимназиясенең 11нче сыйныфы укучысы Кадырова Назилә,  Карадуган гимназиясенең 9нчы сыйныфы укучысы Салахова Нәсимә, Балтач мәктәбенең 11нче сыйныфы укучысы Низамиева Гүзәл, Балтач гимназиясенең 9нчы сыйныфы укучысы Шакирова Иркә 2нче урын, Карадуган гимназиясенең 10нчы сыйныфы укучысы Корбанова Зилә 3нче  урыннар алдылар.  

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләре Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы, Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы,  Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы, Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы,  Гыйниятуллина Диләрә Ханнан кызы, Гарифуллина Эльмира Мәсхут кызын ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев