Безнең районнан дүрт укучысы олимпиадада катнашып, барысы да призер булдылар
16-18 гыйнвар көннәрендә Казанның «Дуслык» мәгариф-сәламәтләндерү комплексында химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды.
Безнең районнан дүрт укучысы олимпиадада катнашып, барысы да призер булдылар:
- Шәрәфетдинов Рәйхан, Кече Лызи урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, җитәкчесе Гыйбадуллина Гүзәл Равил кызы;
- Гыйматдинова Камилла, Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы, җитәкчесе Хафизова Эльвира Мөдәрис кызы;
- Вәлиева Айгөл, Салавыч күппрофильле лицееның 10 сыйныф укучысы, җитәкчесе Бадриева Резеда Габделхак кызы;
- Шәфигуллина Нәргизә, Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, җитәкчесе Гыйбадуллин Ришат Ринат улы.
Барлык призерларны һәм аларның җитәкчеләрен ихлас күңелдән котлыйбыз. Алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев