Балтач укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиадада катнаша
Олимпиаданың тантаналы ачылышы 13 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булды
13 нче апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада башланды. Анда Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнаша.
Олимпиаданың тантаналы ачылышы 13 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булды.
Халыкара олимпиадада районның Норма, Балтач, Смәел мәктәпләреннән 9 укучы катнаша. Төп конкурс сынаулары «Байтик» балалар савыктыру-белем бирү комплексы базасында үткәрелә.
Олимпиаданы ябу тантанасы 16 нчы апрельдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында булыр дип көтелә. Укучыларыбызга унышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев