Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач укытучылары «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашты

Мөгаллимәләребезне конкурста лаеклы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

17 мартта Казанда «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды.

2025 елда конкурсның төбәк этабы финалында 60 педагог катнаша: шуларның 40ы — «Ел укытучысы» номинациясендә һәм 20 укытучы — «Педагогик дебют» номинациясендә, алар Бөтенроссия конкурсының мәктәп, муниципаль һәм зона этаплары аша үттеләр.

«Ел укытучысы-2025» конкурсының төбәк этабында безнең район данын Кече Лызи урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Медведева Надежда Николаевна («Ел укытучысы» номинациясендә) һәм шулай ук Норма урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лапшина Алия Зимфир кызы («Педагогик дебют» номинациясендә) тәкъдим итте.

«Дәрес» конкурс сынавында укытучыларыбыз үзләренең педагогик осталыкларын, уку процессына иҗади якын килүләрен һәм укучыларны мавыктыруларын күрсәттеләр. «Педагогик интервью» конкурс чарасында жюри әгъзалары белән сорау-җавап форматында чикләнгән максатчан сораулар белән ачык әңгәмә үткәрелде.

Мөгаллимәләребезне конкурста лаеклы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев