«Дөньяны матурлык коткара» дип әйтергә яратабыз.
Шушы көннәрдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Души и сердца вдохновенья» дип аталган мәрхәмәтлелек дәресе үтте. Бирегә килгән кунаклар — Балтач урта мәктәбенең 5-Г сыйныфы укучылары китапханәче белән матурлык темасына әңгәмә кордылар, шигырьләр укыдылар, башваткыч чиштеләр. Чараның икенче өлешендә, «Салават күпере» тозлы камырдан эшләнмәләр клубының чираттагы мастер-классында укучылар «Мәк чәчәге» брошкасын ясадылар.
Әлеге дәрес балалар өчен бик мавыктыргыч һәм файдалы булды.
Нет комментариев