Балтач гимназиясенең 1нче и сыйныфында укучы Әмирнең әнисе кондитер һөнәре белән таныштырды
15нче гыйнварда Балтач гимназиясенең 1нче и сыйныфында кызыклы мастер- класс булды. Шушы класста укучы Солтанов Әмирнең әнисе Раиля кондитер һөнәре белән таныштырды. Ул укучыларны трайфл-стаканда десерт ясау серләренә төшендерде. Балаларга процесс үзе дә, нәтиҗәсе дә бик ошады. Үзе матур, үзе тәмле десерт килеп чыкты.

Нет комментариев