Бу көннәрдә Балтач инкубаторында гадәттән тыш клиентлар булып китте.
Чеби сатып алучылар түгел, Балтач урта мәктәбенең 2 б сыйныфы укучылары чебиләрнең ничек итеп чыгулары белән кызыксынды. Әлеге очрашу профориентация юнәлешендә чираттагы һөнәр белән танышу максатыннан оештырылды.
- Укучылар әлеге сәяхәттән бик канәгать калды. Форсаттан файдаланып, инкубатор эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек биргән Хәкимҗановлар гаиләсенә рәхмәт белдерәм, - диде сыйныф җитәкчесе Фәридә Низамова.




Нет комментариев