27 май көнне Балтач урта мәктәбендә 4 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үтте.
Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, укытучылар чакырулы иде. Укучылар укытучыларга олы рәхмәтләрен шигырьләр, җырлар, биюләр аша ирештерде. Укытучылар һәм әти-әниләр дә укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
“Кадерле балалар сезгә бары тик изге теләкләр генә телибез. Ак юллар сезгә!” дигән ихлас теләкләр олы юлга хәер-фатыйха буларак яңгырады.
Нет комментариев