27 нче ноябрьдә Казан шәһәрендә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика фестиваленең йомгаклау этабы һәм бүләкләү тантанасы узды.
Чарада 9-11 нче сыйныфлар арасында «Балтач урта гомуми белем мәктәбе» (җитәкчеләре: Хәйруллина Г. И., Төхвәтуллина Ф.З.) һәм 1-4 нче сыйныфлар арасында «Балтач гимназиясе» нең (җитәкчесе: Хәкимҗанова А. И.) театр коллективлары уңышлы чыгыш ясадылар.
Балтач мәктәбенең театр коллективы 2 нче дәрәҗәле диплом, Балтач гимназиясенең театр коллективы номинант дипломнары белән бүләкләнделәр.
Фидания Сабирова
мәгариф идарәсе методисты
Нет комментариев