Балтачның балалар бакчасы янындагы күперчек ташландык хәлдә (+фото)
Мәгариф

Балтачның балалар бакчасы янындагы күперчек ташландык хәлдә (+фото)

Бистәнең 3-4 номерлы балалар бакчалары арасындагы күперчек инде ничә еллар төзекләнерүне көтеп "яши".

Бу хакта редакциябезгә дә әллә ничә тапкыр шалтыратып әйтүчеләр булды. Беркөнне янәдән шушы күпер хакында зар елап шалтыраттылар.

- Биредән үтеп йөрүләре мең әҗәл бит. Аның тротуарын әйтеп тә тормыйм инде. Юкса, балалар белән йөрибез бит. Бу Балтачыбызны бер дә бизәми, - ди бер ханым.

Балтачыбызда ел саен,планлы рәвештә, үзара салым акчасына тротуарлар салу, булганнарын ремонтлау эше дәвам итә. Сайт укучыбыз шалтыратып әйткән урыннар да планга кертелеп, тиз арада ремонтланыр дип ышаныйк. Җитәкчелек әлеге мәсьәләгә битараф калмас, шәт.
Автор фотолары.

250

Нет комментариев