Балтачның иң яхшы мөгаллимен ачыклыйлар
Мәгариф

Балтачның иң яхшы мөгаллимен ачыклыйлар

Балтач укытучылары арасында "Ел укытучысы - 2017" республика бәйгесенең район этабы башланып китте. "Барлыгы 23 мәктәптән 27 укытучы катнашырга теләк белдерде", дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

Ел саен уза торган мондый бәйге мөгаллимнәр арасында иң- иңнәрен ачыклауны күздә тота. Үз чиратында без дә сайтыбызда бәйге барышы, чараларның эчтәлеге, укытучыларның осталыгы турында яктыртып барырбыз.

250

Нет комментариев