Балтачта "Балтач кызы, Балтач егете" бәйгесе узды (+фото)
Мәгариф

Балтачта "Балтач кызы, Балтач егете" бәйгесе узды (+фото)

Бүген Балтач урта мәктәбендә "Балтач кызы, Балтач егете" бәйгесе оештырылды.

"Татар кызы, Татар егете" бәйгесе артыннан атлап килүче әлеге бәйге талантлы егетләребезне-кызларыбызны барларга, сәләтләрен үстерергә, татарлыгыбызны танытырга ярдәм итә. Мәктәптә укучы кызлар, егетләр һәр эштә уңган, яхшы укыйлар, матур итеп бииләр, җырлыйлар. Берсе балан бәлеше пешерүне видео аша тәкъдим итсә, икенчесе гаилә ризыкларыннан тупланган китапчык нәшер иткән, шәҗәрә агачы турында сөйләүчеләр дә бар. Елдагыча күңелле уза бәйле, әзерлекләре өчен зур рәхмәт.

ВКонтакте челтәреннән видео өзеләр карый аласыз. Сылтама - https://vk.com/xezmet_baltasi?w=wall-65275507_99035%2Fall


"Балтач кызы, Балтач егете"

Нет комментариев