Балтачта хәзергә мәктәпләр ябылмаган
Мәгариф

Балтачта хәзергә мәктәпләр ябылмаган

2 февральгә булган соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 5 мәктәп тулысынча карантинга ябылган, 6 мәктәптәге 33 сыйныфта укулар туктатылган.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Казанның Мәскәү һәм Идел буе районында берәр, Чистай районындагы 2, Спас районындагы 1 мәктәп карантинга ябылган.

Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева әйтүенчә, мәктәп һәм балалар бакчаларындагы гриппка бәйле вәзгыять даими күзәтү астында. Кайбер мәктәпләрдә салкын тидереп, укырга килмәүчеләр бар, авыручы балалар саны 10 проценттан артса, безгә дә уку йортларын ябарга туры киләчәк, ди ул.
Фото: in-news



250

Нет комментариев