Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтачлылар Каюм Насыйри исемендәге төбәкара яшүсмерләр фәнни-эзләнү укуларында җиңүләр яулады

Укучыларны һәм аларның остазларын зур уңышлары белән котлыйбыз!

27 мартта Казан шәһәре Киров районының В. А. Григорьев исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 81нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбендә Каюм Насыйри исемендәге XXIV нче төбәкара яшүсмерләр фәнни-эзләнү укулары үтте.

Икенче этапка Россия төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан 160 эш үткән. Катнашучылар 12 секциягә бүленеп үзләренең фәнни эшләрен якладылар.

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясеннән Нургалиева Әдилә 3нче урын (җитәкчеләре Әхмәдиев Ф. Р., Марданова Р. С.), Сәләхова Нәсимә  1нче һәм 3нче урын (җитәкчесе Хаҗиева Ф. Ф.), Фәйзрахманов Салават 1нче урын (җитәкчесе Самигуллина Р. Ш.), Корбанова Зилә 3нче урын (җитәкчесе: Хашимова Г.Р.), Бәдыгиев Искәндәр ( җитәкчеләре: Садикзянова З. З., Садикзянов Б. А.), Балтач мәктәбеннән Мөҗипова Алсу 3нче (җитәкчесе: Иванова А. Б.), Кәбирова Зәринә 2нче (җитәкчесе: Борһанова Д. И.), Урта Көшкәт урта мәктәбеннән Исаев Егор 3нче (җитәкчесе: Гафиуллина Г.М.), Түнтәр мәктәбеннән Нургалиева Гөлгенә 2нче урын, Хәбибуллина Азалия 3нче урын (җитәкчеләре: Рамазанова Г.Г.), Норма мәктәбеннән Марданов Раил 2нче урын (җитәкчесе: Гатауллина Л. Ф.) алдылар. Аларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды. Укучыларны һәм аларның остазларын зур уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев