Балтачның 3нче номерлы балалар бакчасында «Туган телем- серле тел» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткән (фото)
Мәгариф

Балтачның 3нче номерлы балалар бакчасында «Туган телем- серле тел» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткән (фото)

Кичәбез «Туган тел» җыры белән тәмамланды

Балтачның 3нче номерлы балалар бакчасында, 21 нче февраль- Халыкара Туган тел көне уңаеннан, «Туган телем- серле тел» дип исемләнгән әдәби — музыкаль кичә үткәрелде.

Балалар Туган тел көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туган телнең халыкның холык-фигыле чагылышы, аның хәтере, тарихы, рухи куате булуы турында белделәр. Балалар үзләренең дәртле биюләрен, матур шигырьләрен башкардылар.

Кичәбез «Туган тел» җыры белән тәмамланды, дип хәбәр итәләр бакчадан.


Нет комментариев