Балтачта «Аҗаган» хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы уздырылды
«Аҗаган» уены Россия Федерациясенең «Яшьләр һәм балалар» милли проектының патриотик юнәлеше бурычларына тулысынча туры килә
«Хыял» яшьләр үзәгендә «Аҗаган» хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы уздырылды. Ярышларда өч яшь категориясендә 50 команда катнашты.
Өченче ел рәттән әлеге уенны беренчеләр хәрәкәте һәм Юнармия вәкилләре оештырды.
Зурлар категориясендә 1 урынны Салавыч күппрофильле лицее, 2 урынны - Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе, 3 урынны Норма урта мәктәбе командасы яулады.
Уртанчылар категориясендә 1 урында – Нөнәгәр урта мәктәбе, 2 урында – Салавыч күппрофильле лицее, 3 урында – Балтач гимназиясе командасы.
Кечекенәләр категориясендә 1 урынны Балтач урта мәктәбе, 2 урынны Балтач гимназиясе, 3 урынны Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуван гимназиясе командасы алды.
1 урынны алган командаларга 2026 елның 18 апрелендә Казан югары танк училищесында узачак зона этабында җиңүләр телибез.
«Аҗаган» уены Россия Федерациясенең «Яшьләр һәм балалар» милли проектының патриотик юнәлеше бурычларына тулысынча туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев