Балтачта район күләмендә чыгарылыш кичәсе үтте
Мәгариф

Балтачта район күләмендә чыгарылыш кичәсе үтте

Балтачта быел 11 сыйныфны 125 укучы тәмамлады

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә районның чыгарылыш кичәсе гөрләде.

Чыгарылыш. Яшьлекнең иң беренче олы бәйрәме. Вәгъдәләр бирү, рәхмәтләр белдерү, үткәнне искә алу һәм киләчәкне күзаллау, бер-береңә соклану һәм котлаулар кабул итү көне.

Быел 11 сыйныфны 125 укучы тәмамлады, барысы да аттестат алды. Шуларның 27се «Укудагы уңышлары өчен» Россия медале белән бүләкләнде.

Бер укучы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды.

 


Нет комментариев