Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган укучыга бер тапкыр акча бирелә
Татарстан Республикасында 2026 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100 балл җыючылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертелде.
Бер фәннән 100 баллга БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен түләү күләме – 15 мең сум, икешәр – 25 мең сум, өч фәннән 100 балл өчен түләү 35 мең сум тәшкил итәчәк.
Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Татар-информ
Нет комментариев