Без, 2а сыйныф укучылары, 22 ноябрь көнне Чепья авылындагы музейга экскурсиягә бардык. Анда элекке заманда эшләнелгән яки кайчандыр табылган экспонатларны күрдек.
Миңа бигрәк тә музейның табигать турындагы бүлеге ошады. Анда без белмәгән күп төрле җәнлекләр һәм кошлар да бар иде. Безнең республика урманнарында шундый төрле-төрле җәнлекләр яши дип уйламый да идем.
Безгә аеруча мавыктыргыч итеп Бөек Ватан сугышы турында сөйләделәр. Сугыш кораллары, орден, медальләр белән таныштырдылар. Безнең районнан да Бөек Ватан сугышында катнышучы солдатлар герой исеменә лаек булганнар. Аларның батырлыгы миндә горурлык хисләре уятты.
Музейга баруны оештырган сыйныфташыбыз Мәрьямнең әтисе Шәрифуллин Фәрит абыйга зур рәхмәт әйтәсем килә.Минем өчен бу көн бик истәлекле булып калды.
Нет комментариев