Безнең балаларның уңышлары сезнең хезмәтегезнең иң зур бәясе һәм җимеше!
Дүрт ел эчендә сез безнең балаларыбыз өчен башлангыч белем бирүче генә түгел, ә икенче әни, якын дус һәм киңәшче булдыгыз
Тиздән гимназия парталары артында үткән 4 елны якты хәтирәләр белән искә алырбыз. Менә шушы матур да, җаваплы да чорда балаларыбызның кулыннан тотып, аларны белем дөньясына алып кергән, сабыйларның күңел серләрен аңлаган кадерле укытучыбыз – Әлфия Әмировнага олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә.
Дүрт ел эчендә сез безнең балаларыбыз өчен башлангыч белем бирүче генә түгел, ә икенче әни, якын дус һәм киңәшче булдыгыз. Сезнең сабырлыгыгыз, һәр балага индивидуаль якын килүегез, һәрвакыт елмаеп каршы алуыгыз балаларның күңелендә укуга, әдәп-әхлакка, кешелеклелеккә тирән нигез салды. Сез аларны ялгышсалар – кичердегез, уңышларына – безнең белән бергә сөендегез. Класста татулык, дуслык мөхите тудыра алуыгыз, балаларның мәктәпкә яратуын арттырды.
Кадерле Әлфия Әмировна! Сезгә авыр һәм мактаулы хезмәтегездә чиксез сабырлык, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Балаларга биргән ныклы белемегез, җылы карашыгыз һәм киң күңелегез өчен мең-мең рәхмәт. Безнең балаларның уңышлары сезнең хезмәтегезнең иң зур бәясе һәм җимеше!
Ихтирам һәм тирән хөрмәт белән, 4 И сыйныф укучыларының әти-әниләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев