Бүгеннән юлламалар сатуда. Нәрсәгә?
Мәгариф

Бүгеннән юлламалар сатуда. Нәрсәгә?

Бүгеннән, ягъни 18 июньннән "Романтик "  лагерена 2 смена юлламалары сату башлана. Юлламаның бәясе 2500 сум.

Исегезгә төшерәбез: икенче смена 25 июньннән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Юлламаны бюджет оешмасында эшләүче  ата-анадан яки опекуннан гариза булганнар гына  сатып ала ала. Юлламаны сатып алган чакта үзең белән паспортның оригиналы (ата-анага), туу турында таныклык күчермәсе яки бала паспорты булу шарт.


Нет комментариев