Бистәнең 3 номерлы балалар бакчасы үз өлкәннәрен куандырган
Бакча коллективы Өлкәннәр көнен һәр елны зурлап билгеләп үтә
Бүген Балтач бистәсенең 3нче номерлы балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен зур бәйрәм ясаганнар. Балаларның күңелле чыгышлары, матур җырлары, дәртле биюләре – һәммәсе дә өлкәннәр адресына юллаган.
Өлкәннәр рәхәтләнеп ял итеп, үткәннәрен искә төшергән. Бәйрәм чарасы мул сыйлы табыннар артында дәвам иткән. Игътибар, хөрмәт күрсәткән балалар бакчасы коллективына өлкәннәр бик рәхмәтле калган.
– Бик күңелебез булды. Кадер-хөрмәт, игътибар өчен бакча хезмәткәрләренә, мөдир Гөлфәмә Хәкимуллинага олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Әздән дә күңел була бит. Үзебез эшләп чыккан бакчаның бүгенге көндә гөрләп эшләвенә сокланып, һәр уңышларына куанып кайттык бәйрәмнән, – дип безнең белән элемтәгә чыкты Нурия Хафизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев