Борнакта яшүсмерләр өчен тәрбия сәгате узды
Мондый чара яшьләрнең аңын киңәйтү һәм наркотиклардан саклану өчен мөһим!
Ел саен 1 мартта Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Борнак авыл китапханәсендә яшьләр белән «Замана афәтеннән сакланыйк!» исемле мәгълүмати чара үткәрелде.
Бу чарада яшьләргә сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү, начар кешеләр йогынтысына бирелмәскә кирәклеге турында аңлатылды. Алар наркотикларның зыяны, үзләрен наркотик йогынтысыннан ничек саклап калу һәм сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре турында белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев